Бүген, 21 декабрьдә Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча Совет түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Ул Советның 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланды.
Түгәрәк өстәл артында район башлыгы башлап җибәргән сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин, Россия МВДсының ТР Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Леонид Гаврилов, Нурлат станица казаклар җәмгыяте казагы Александр Любецкий, Илья чиркәве настоятеле Владимир Борков үз юнәлешләре буенча ел дәвамында алып барылган эшкә нәтиҗәләр ясау белән дәвам итте. Чыгышлардан күренгәнчә, ел тулаем алганда уңай нәтиҗәләр белән узган: шәһәрдә Халыклар дуслыгы йорты, “Дуслык” скверы ачылган, милләтара һәм динара татулыкны булдыруга юнәлтелгән күпләгән чаралар үткән. Совет әгъзалары ел дәвамында 8 утырыш үткәреп, көн кадагындагы мәсьәләләр буенча сөйләшүләр уздырганнар.
– Безнең эшнең уңай нәтиҗәсе район һәм шәһәр халкының күңел халәтенең, дөньяда барган үзгәрешләргә дә карамастан, тотрыклы һәм уңай калуында, - дип сөйләшүгә йомгак ясады Равил Әфраимович һәм Совет әгъзаларын яңа елда да эшне үзара тыгыз хезмәттәшлектә алып барырга чакырды.