Комиссия “Минем яраткан Кыш бабаем” район конкурсына нәтиҗә ясады

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген район башкарма комитетының мәдәни үсеш үзәге, “Дуслык” район газетасы һәм җирлекара китапханә Кыш Бабайның туган көне уңаеннан ноябрь азагында игълан иткән “Минем яраткан Кыш Бабаем” конкурсына йомгак ясалды. Конкурс район һәм шәһәр укучыларында зур кызыксыну уяткан: анда барлыгы 70ләп эш кергән. Составында район башкарма комитеты, районның милли берләшмәләре җитәкчеләре, китапханә һәм районның масскүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре булган конкурс комиссиясе эшләрне карап чыгып, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады. Җиңүчеләр оештыручылардан шәһәрнең төп Чыршы бәйрәменә чакыру алачак һәм шунда бүләкләнәчәк тә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International