24 декабрьдә шәһәрнең 2 нче мәктәбендә “Татар чыршысы” үтте. Бу бәйрәмдә татар телле балалар белән бергә, рус телле балалар да катнашты. Мондый традиция мәктәптә инде 10 еллап яши һәм анда балалар бик теләп катнаша. Бу юлы да мәктәпнең татар теле укытучылары сценарий төзеп, әкият геройларын да үзләре уйнады. Балалар бу бәйрәмдә укытучыларның катнашуын яратып карады һәм үзләренең яраткан җырларын җырлап, биюләрдә катнашып, вакытны бик куңелле үткәрделәр. Мондый чара балаларда татар теле һәм аның гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләргә булыша.