Россиядә игълан ителгән Әдәбият елының соңгы көннәрендә мәктәбебездә җирле шагыйрә Фәүзия апа Мөхәммәтова белән очрашу үткәрелде. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, җиде китап авторы Фәүзия апа Мөхәммәтова белән очрашуны мәктәбебезнең Туган якны өйрәнү музеенда татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлүсә апа Гыйләҗетдинова, Роза апа Хәбибуллина, сәнгать мәктәбеннән укытучыбыз Зөлфия апа Юнысова оештырдылар. Без – 5 а, 6 б, 7 б һәм 10 а сыйныфларында укучылар – Фәүзия апаның шигырьләрен сөйләдек, җырларын җырладык, аның иҗатына кагылышлы сорауларыбызны бирдек. Фәүзия апа аларга бик теләп җавап бирде, шигырьләрен укыды һәм азактан китапларын бүләк итте. Чын шагыйрәнең үзе белән якыннан аралашу бездә бик матур тәэсирләр калдырды.