Иске Чаллыда күчмә утырыш үтте

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрьдә Иске Чаллы авыл җирлегендә Нурлат муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы узды. Комиссиянең җаваплы сәркатибе Гүзәл Ганиева сүзләренә караганда, утырышта комиссиядә исәптә торган имин булмаган гаиләләрнең материаллары каралган. Ике гаиләнең балалары каникуллар вакытына Нурлат хастаханәсенең педиатрия бүлегенә салынган. Утырышта шулай ук Яңа ел каникуллары вакытында янгын куркынычсызлыгы темасына профилактик әңгәмә дә үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International