Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге “Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге-2015” конкурсында катнашып, быел да республиканың 6 иң яхшы үзәге арасына керде һәм лауреат булды. Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шакировага бу хакта Дипломны күптән түгел үткән коллегия утырышында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырды. Билгеле булганча, республика конкурсы өч этапта үтә, аның беренчесендә барлык районнардан мәшгульлек үзәкләре катнашса, өченче этапка бары иң яхшылар гына барып җитә.