“Розалия” сәүдә йорты балаларга Яңа ел бүләкләре өләшә

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

23 декабрьдә эшмәкәр Зариповлар “Розалия” сәүдә йортында күпбалалы гаиләләргә, ятим, инвалид балаларга Мәүлид һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан татлы бүләкләр таратты.
Быел эшмәкәр Зариповлар гаиләсе ятим, мөмкинлекләре чикле балаларга барлыгы 100 меңлек бүләкләр әзерләгән. 140 татлы бүләкне гаиләләргә Социаль яклау үзәге аша тапшырганнар. Ә сәүдә йортында Кыш бабай белән Кар кызы катнашында оештырылган чара балаларга чын бәйрәм булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International