“Нурлат” ТРКсы коллективы Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы массакүләм-мәгълүмат чаралары арасында халык сәнәгате промыселы осталарының эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга игълан иткән конкурста II урын яулады. Коллектив җиңүгә кул эшләре осталары турында мәгълүмати сюжетлар циклы өчен лаек булган.