Нурлат бердәмросслары “Яңа ел модельләштерүе” конкурсы җиңүчеләрен котладылар

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсендә  Яңа ел уңаеннан игълан ителгән “Яңа ел модельләштерүе” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.
Нурлат бердәмросслары игълан иткән конкурс кыска гына вакыт эчендә яшь нурлатлыларда зур кызыксыну уяткан һәм анда аерым эшләр белән бергә  коллектив эшләр дә китерүчеләр булган. Балалар модельләштерүнең төрле ысулларын кулланып, чыршы, Кыш Бабай, Кар кызын һәм башка Яңа ел геройларын ясаганнар.
–    Конкурска китерелгән һәр эш үзенчәлекле, балаларның аларны ясаганда тырышлык белән бергә фантазияләрен дә эшкә җигүләре күренеп тора, - ди бүлекчәнең башкарма  комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева. – Яңа ел алдыннан шундый оригиналь конкурс игълан итүебез дә нәкъ менә балаларны робототехника, авимодельләштерү кебек иҗат формаларына җәлеп итү максатыннан булды.
Конкурста 1нче урынга  исә Төрнәс мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Денисова Владислава лаек булды. 4нче мәктәптән Марина Сухарева, Михаил Федоров, Адель Морадыймов, Кирилл Графинин, Тимур Шәфиев, 2нче мәктәптән Даниэль Гәрәев һәм 4нче мәктәпнең 6 В сыйныф укучылары төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр итеп танылдылар. Аларга бүлекчә секретаре Равил Кузюров исеменнән Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International