“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсеннән – яңа конкурс

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнвар – Россия журналистикасы көне уңаеннан “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе 6-16 яшьлек балалар арасында “Үз кулларың белән китап яса” дип аталган яңа конкурс игълан итә. Ул 13 гыйнвардан 20сенә кадәр үтәчәк.
– Конкурс иҗат белән мавыгучы балаларны ачыклау, аларны үстерү һәм ярдәм итү,  китап һәм газеталар укуга җәлеп итү максатыннан оештырыла, - диләр җирле бүлекчәнең башкарма комитетында. – Конкурска тәкъдим ителә торган китапларның эчтәлеге төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, “Уенчык-китап”, “Могҗизалар һәм маҗаралар”, “Гадәти булмаган китап”, “Куркыныч китап” һәм башкалар. Китапчыклар  формасына карата билгеле бер таләпләр юк, бары анда автор турында мәгълүмат булырга тиеш һәм конкурста катнашу өчен махсус формадагы заявканы тутырырга гына кирәк.
Заявка формасын исә бүлекчәнең башкарма комитетыннан алырга була. Конкурста актив катнашучыларны бүләкләр көтә. Ә иң оста яшь авторның эше, жюри каравы буенча, район газетасында бастырылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International