Бүген, 30 декабрьдә, район башкарма комитетында “Киләчәккә билет” республика иншалар конкурсының район этабы җиңүчеләре бүләкләнде. Болар - “Хезмәт кешесе” . “Минем һөнәрем. Минем карьера” номинациясендә җиңү яулаган Айдар Ибраһимов (4нче мәктәп), Анастасия Матвеева (гимназия), Рәсим Камаев (1нче мәктәп), “Хезмәт династиясендә” җиңеп чыккан Әлфия Әюпова (2нче мәктәп), Инсаф Гайнуллин (гимназия), Анастасия Матвеева (гимназия) һәм “Киләчәк һөнәре”ндә Игорь Алферов (гимназия), Зөлфәт Колмөхәммәтов (Кизләү) һәм Азат Вәлиәхмәтов (Чулпан). 4нче мәктәп укучысы Айдар Ибраһимов конкурсның республика этабында катнашып та, 3нче урын алды һәм әлеге бәйге үзе өчен файдалы булды дип саный.
– Бәйгегә әзерләнгәндә төрле һөнәрләр турында уйландым һәм бабамның һөнәре – электриклар турында язарга булдым. Электриклар дөньяга яктылык бүләк итә һәм алар булмаса, бик авырга туры килер иде, - ди Айдар.
Конкурсның җиңүчеләренә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, “Форпост” үзәге җитәкчесе Альберт Садретдинов, мәдәни үсеш үзәге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова һәм мәгариф бүлеге методисты Ольга Мартюшина Дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар һәм алга таба уңышлар теләделәр. Ә конкурс җиңүчеләре өчен чара бик матур Яңа ел бүләге булды.