Республикада 7 декабрьдән 31енә кадәр игълан ителгән “Снегоход-2015” профилактик операциясе барышында Гостехнадзорның Нурлат бүлеге инспекторлары административ хокук бозулар буенча физик затларга карата ике беркетмә төзегән. Аның берсе техниканы теркәү кагыйдәләрен үтәмәүгә кагылышлы булса, икенчесендә йөртүченең тиешле таныклыгы булмаган.
– Операция барышында карда йөрү машианаларын эксплуатацияләгәндә техниканы теркәү кагыйдәләренең үтәлешен, шоферның таныклыгы булу-булмавын, техник карауны вакытында үткәрүгә зур игътибар бирелде, - ди баш дәүләт инженер-инспекторы Дмитрий Кудряшов. – Ачыкланган хокук бозулар буенча снегоход хуҗаларына административ җәза чаралары билгеләнде.
Гостехнадзор хезмәткәрләре бу көннәрдә кар машиналары йөртүгә АI категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алучылардан имтиханнар кабул итү белән дә мәшгуль. Декабрь аенда гына да шундый категорияне 29 нурлатлы алырга өлгергән икән.