Бүген Иннополис Университеты каршында ачылган мәгълүмати технологияләр лицеенда моңа кадәр шәһәрнең 1нче мәктәбендә белем алган Айрат Камалетдинов та укыячак. Ә мәктәп директоры Алла Головенькина лицейда директор урынбасары, аның урынбасары Ольга Беляева математика укытучысы булып эшләячәк. Билгеле булганча, лицей интеллектуаль яктан сәләтле, математика, информатика, физикадан көчле булган һәм алга таба тормышларын заманча мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә теләүче балалар өчен ачылды. Бирегә укучыларны һәм укытучыларны бик көчле конкурс шартларында сайлап алганнар. 7нче А сыйныф укучысы Айратка да зур көндәшек шартларында тест биремнәре чишәргә, әңгәмә үтәргә һәм портфолиосын тәкъдим итәргә кирәк булган. Мәктәп һәм район олимпиадалары җиңүчесе булган Айрат сынауларны лаеклы үтеп, бәхетлеләр исемлегенә керә алган.