2015 ел күпсанлы әһәмиятле вакыйгалар һәм көндәлек проблемалар белән үрелеп барды. Әмма, бернигә дә карамастан, елны без яхшы нәтиҗәләр белән төгәллибез.
Районыбыз алгарышлы үсеш курсын дәвам иттерде. Без күпчелек тормыш өчен әһәмиятле күрсәткечләрне яхшырта алдык, бу республика районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингында да чагылыш тапты. Икътисад үсеше социаль өлкәдә дә уңай үзгәрешләргә юл ачты. Ел дәвамында авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча эш дәвам итте, торак һәм социаль билгеләнештәге яңа объектлар төзелешенә аерым игътибар бирелде, шулай ук кече һәм урта бизнес, агросәнәгать тармагына ярдәм чаралары дәвам иттерелде. Сәламәтлек саклау өлкәсен, мәгариф комплексын яңарту, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, юлларны һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм башка мөһим юнәлешләр буенча зур эш алып барылды. Инновацион технологияләр кертү, инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча уңышлы эшләдек.
Быелгы казанышлар озак вакытлы перспективага ия, шәһәр һәм районыбызның һәр кешесе өчен яңа мөмкинлекләр ача. Нурлат нефтьчеләре, җирле авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр. Киләсе казанышлар өчен яхшы нигез салынды. Димәк, киләсе елда да бу эстафетаны дәвам иттерербез, барлык нурлатлыларның да тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга яңа адымнар ясарбыз.
Бу ел илебез өчен дә, төбәгебез өчен дә әһәмиятле юбилейлар елы булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы бәйрәм иттек.
Татарстан парламентаризмының 25 еллыгын билгеләп үттек. Узып баручы ел зур сәяси вакыйгалар белән дә хәтердә калды.
Татарстан Республикасы Президентын, шәһәр һәм районның муниципаль берәмлекләр Советларына депутатлар сайлау сайлаучыларның зур активлыгы белән үтте.
Республикабыз лидеры Рөстәм Миннехановны сайлап, нурлатлылар Татарстанның көч-куәтенә ышанычларының никадәр ныклы булуын күрсәттеләр. Районда Парклар һәм скверлар елы кысаларында да чаралар уңышлы үтте. Шулай ук Халыклар Дуслыгы йортының ишекләре дә һәркем өчен ачык.
Хөрмәтле нурлатлылар, районыбыз иминлеге өчен тырышкан, үзенең көндәлек хезмәте белән уртак уңышка өлеш керткән, актив гражданлык позициясен күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә.
Киләсе 2016 ел яңа бурычлар куя. Без аны яхшы уңышлар, зур планнар белән каршы алабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, имин көннәр, тынычлык һәм татулык телим.
Бәхетле Яңа еллар сезгә, иң изге теләкләрегез тормышка ашсын!
Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы