“Ледок” боз сараенда “Батырлык Кубогы” турниры узды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

12-15 февральдә  “Ледок” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2007 елгы малайлар арасында алкалы хоккей буенча  “Батырлык Кубогы” турниры үтте. Ачык турнирда Яшел Үзәннең “Ледокол”, Самараның “ЦСК ВВС”, Казанның “Смена”, Чирмешәннең “Стальные совы” һәм Нурлатның “Ледок-1”, “Ледок-2” командалары көч сынашты. Районда хоккейны үстерү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә корылган ярышларның өч көне бер сулышта, тиз темпта һәм дусларча атмосферада узган. Зур көндәшлек шартларында барган ярышларда “Смена”  - беренче, “Ледок-1” – икенче, “Стальные совы” өченче урынга чыккан. Җиңүчеләр кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Төрле номинацияләрдә иң яхшы уенчылар да ачыкланган. “Ледок-1” командасыннан  Дмитрий Волков “Иң яхшы бомбардир” булып танылган.
Ә Нурлатта узган ярышлардан кунаклар зур канәгатьлек белән, спорт мәктәбе җитәкчелеге һәм коллективына турнирны яхшы оештырулары һәм кунакчыл каршы алулары өчен рәхмәт белдереп, таралышканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International