Самара өлкәсенең Чув. Урметьево авылында “Виктория” КФКсы призларына уздырылган җиденче ачык чаңгы ярышларында Нурлат спортчылары быел да катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар. 200ләп чаңгычы катнашында узган ярышларда Богдашкинода тренер Иван Белов кул астында шөгыльләнүче Максим Сандимиров үз яшь төркемендә 1нче, Илья Алексашкин 2нче, Дария Белова 3нче урыннарны яулаганнар. Иске Чаллыда тренер Илья Айкинда шөгыльләнүче яшь чаңгычылар арасыннан Женя Панфилов 1нче, ә Кристина Самохвалова 2нче урыннарга чыкканнар.
Өлкәннәр арасында Богдашкинодан Николай Казаков – 1нче, Иван Белов – 2нче, Иске Чаллыдан Анатолий Елаков – 1нче, ә Илья Айкин 3нче урыннарны яулаганнар. Нәтиҗәдә, Нурлат командасы команда зачетында 2нче урында.