“Әкият” балалар бакчасында шигырь бәйрәме үтте

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

15 нче февраль  көнне 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында герой – шагыйрь Муса Җәлилнең  110 еллык юбилеена багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәхимова Рәсимә Гасым кызы балаларга  шагыйрьнең тормыш юлы турында  презентация  күрсәтте, Муса Җәлил турында сөйләде. Соңрак сүз балаларга бирелде. Алар   Муса Җәлил иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр. Жюри әгъзалары  иң сәнгатьле шигырь сөйләүчене ачыклады.  1 нче урынны Киямова Ралина, 2 нче урынны Хасанзянова Азалия, 3 нче урынны Габбазова Азалия яулады. Балалар Муса Җәлил шигырьләрен бик теләп өйрәнгәннәр иде. Кечкенәдән үк балалар күңелендә шундый бөек  шагыйрьләребезгә карата ихтирам һәм хөрмәт, иҗат иткән шигырьләренә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелгән бу бәйрәм балаларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Алар тагын да канатланып, мондый бәйгеләрдә катнашырга теләүләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International