Муса Җәлил – безнең күңелләрдә

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

“Кояшкай” балалар бакчасында  татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь М.Җәлилнең 15 нче февральдә билгеләп үтелгән   110 еллыгы тантаналы бәйрәм рухында үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә  “Муса Җәлил -  безнең күңелләрдә” исеме астында үткәрелгән әдәби-музыкаль чара нәни тамашачыларыбыз күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә шагыйребезнең балаларга атап язган шигырьләре, җырлары яңгырады. Һәрбер төркемдә ата-аналар арасында уздырылган рәсемнәр конкурсы да бер гаиләне дә битараф калдырмады,  һәрберсе анда  аерым тырышлык күрсәтте.  Бакчабызда исә нәкъ менә М.Җәлил кебек легендар шәхесләребезгә багышланган чаралар  балаларга милли-патриотик тәрбия бирергә ярдәм итә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International