Нурлатта ветераннарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

20 февраль, шимбә көнне, “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетында (Пушкин ур., 46) Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның толлары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен Түләүсез юридик ярдәм көне оештырыла. Иртәнге 8дән көндезге 4кә кадәр әлеге категория гражданнарга юристлар төрле мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр бирәчәкләр. Җентеклерәк  мәгълүмат өчен тел.: 2-28-24.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International