ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген, 26 февральдә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә Нурлат районының барлык мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм химия укытучылары катнашында химия фәне атналыгының йомгаклау чарасы узды. Республика буенча химия фәне атналыгы 15 февральдән 20 февральгә кадәр узган.

Бүген, 26 февральдә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган сафта җырлап йөрү район смотры бара.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары 24 февраль  көнне Әлмәт шәһәрендә Фәрит Яруллин исемендәге республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.

Бүген “Авторадио-Нурлат”ның 15.00дән 16.00гә кадәр “Халык белергә тели” тапшыруында Нурлат шәһәренең ЮХИДИ начальнигы Рөстәм Гарипов катнаша. Тапшыруда юл йөрү хәрәкәтенә кагылышлы мәсьәләләр яктыртылачак. Сорауларны туры эфирда бирергә яисә электрон рәвештә Вконтакте челтәрендә калдырырга мөмкин.

 

Районыбызның “Форпост” үзәге һәм 3нче мәктәпнең балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау отряды әгъзалары командасы 17-19 февральдә Казан шәһәрендә “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы финалында чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булганнар.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне – батырлык, тугрылык һәм каһарманлык бәйрәме уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итегез.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә китапханәдә Халыкара туган тел көне уңаеннан кызыклы чара оештырдылар.


19
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген, 19 февраль көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат муниципаль районында  депутат берләшмәләре җитәкчеләре җирле Советының гомуми җыелышы үтте.

“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы әгъзалары белән берлектә Ватанны сакллаучылар көне уңаеннан игълан ителгән акция кысаларында ялгыз яшәүче сугыш ветераннарына волонтерлык ярдәме оештыруны дәвам итә.

Шул көннәрдә шундый чара Фома урта мәктәбендә дә узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International