Үткән атнада “Кояшкай” балалар бакчасына ЮХИДИ хезмәткәрләре Мухтаров Ф. һәм Гыймалетдинова Г. кунакка килгән иде. Аларның төп максаты: “Яшел ут” айлыгы кысаларында балаларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл-транспорт һәләкәтләрен булдырмый калу. Шул сәбәптән кунакларыбыз төркемнәрдәге юл йөрү кагыйдәләре почмакларын, ата-аналар белән эшне тикшерделәр. Аннан Әһлиуллина Гөлнара 2 нче кечкенәләр төркеме белән “Транспорт төрләре һәм аларның үзенчәлеге” дигән темага дәрес күрсәтте. Сабыйларыбыз үзләренең юл кагыйдәләрен өйрәнүләрен шигырьләр аша белдерделәр. Эстафетаны мәктәпкә әзерлек төркеме дәвам итте. Алар тәрбиячеләр белән берлектә “Юл кагыйдәләрен истә тотыйк һәм үтик!” дигән темага чара тәкъдим иттеләр. Бу чараның максаты: балаларның юл кагыйдәләрен белеп кенә түгел, ә төгәл үтәүләрен булдыру, юлда бәхетсезлек очракларын булдырмый калу. Биредә әкият геройлары образлары аша балаларга юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклекне төшенделәр.
ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларыбызның активлыкларын, тырышлыкларын уңай бәяләде. Бакчада юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үттеләр. Кунакларыбыз буш кул белән килмәгән иде – сабыйларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен китаплар һәм ут чагылдыргыч беләзекләр бүләк иттеләр.