Бакча балалары Гашыйклар көнен инглиз телендә үткәрде

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Үткән җомгада  безнең “Алсу” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме катнашында беренче тапкыр инглиз телендә  “Happy valentines day” (“Гашыйклар көне”)   үтте. Балалар бу бәйрәмдә инглиз, татар, рус телләрендә җырладылар, шигырьләр  сөйләделәр, биеделәр һәм уйнадылар. Барлык төркем балаларына да валентинкалар таратылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Ә бәйрәмне өч телдә үткәрүебез юкка түгел – бакчага йөрүче сабыйлар татар, рус телләре белән бергә инглиз телен дә бик теләп өйрәнәләр. Бәйрәмнәр аларга белемнәрен күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек.


Гүзәл Җәдитова, “Алсу” балалар бакчасының инглиз теле укытучысы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International