Районыбызның “Форпост” үзәге һәм 3нче мәктәпнең балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау отряды әгъзалары командасы 17-19 февральдә Казан шәһәрендә “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы финалында чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булганнар.
– Уен оборона-массакүләм эшчәнлек айлыгы кысаларында республиканың “Патриот” үзәге базасында узды, – дип сөйли “Форпост” үзәге директоры Альберт Садретдинов. – Биредә “Яшь армиячеләр, алга!” хәрби-спорт уенының зона этабында 1 һәм 2 урын алган республикабызның 16 командасы катнашты. Нурлат командасы 3 номинациядә призлы урыннар яулауды: йөгерү буенча – I, Совет һәм Россия армиясе тарихы буенча – II, “Пейнтбол” хәрби-кыр уенында III урыннарга ия булдылар.