Хөрмәтле нурлатлылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, Ватаныбыз сакчылары!

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне – батырлык, тугрылык һәм каһарманлык бәйрәме уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итегез.
Бу бәйрәм патриотлар, үз туган җирләре һәм аның иминлегенең кадерен белүчеләр, аның сагына басарга әзер торучылар бәйрәме.
Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы кыю сугышкан, тыныч вакытта кулларына корал алып Ватаныбыз чикләрендә хезмәт куйган нурлатлылар Ватанга мәхәббәт һәм тугрылыклары белән аерылып торалар. Дөньяда тынычлык булдыру өчен көрәшү һәм үз Ватаныңны саклау иң лаеклы һәм кирәкле хезмәтләрнең берсе. Без сезгә барысы өчен дә рәхмәт белдерәбез. Үз хәрби бурычларын лаеклы үтәгән барлык Ватан сакчыларына, рядовойларга һәм запастагы офицерларга, бүгенге көндә безгә ышаныч биреп, чикләребез сагында торучы һәм Россия Кораллы Көчләре сафларына керергә әзерләнүчеләрнең һәммәсенә дә олы рәхмәт!
Сезгә тынычлык, иминлек, Ватаныбыз хакына яңа җиңүләр һәм уңышлар телим. Ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм бәйрәм кәефе сезгә!
Равил Кузюров, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International