Балалар сәнгать мәктәбе укучылары 24 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Фәрит Яруллин исемендәге республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Республиканың төрле шәһәрләреннән сәнгать мәктәпләре укучылары көч сынашкан бәйгедә Валентина Бурганова кул астында шөгыльләнүче Булат Мөбарәкшин домрада конкурсның Гран-приена лаек булган. Шул ук укытучының тагы бер шәкерте – Гүзәл Яруллина II дәрәҗә лауреат, ә “Домрачеи” ансамбле I дәрәҗә лауреат булганнар. Бәйгедә укучылар концертмейстер Елена Боркова белән чыгыш ясаганнар. Мәктәпнең Тәлгать Бадыйгин кул астында баян классында шөгыльләнүче тагы бер укучысы - Семен Леонтьев бәйгедә I дәрәҗә, Сергей Рамазанов җитәкчелегендә гитара белән шөгыльләнүче Лилия Ногманова III дәрәҗә лауреатлар булганнар.
Яңа уңыш белән рухланган сәнгать мәктәбе укучылары исә бу көннәрдә яңа бәйгеләргә әзерләнә.