Район мәктәпләрендә Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә

2016 елның 19 феврале, җомга

Шул көннәрдә шундый чара Фома урта мәктәбендә дә узган. Анда укучылар укытучылары белән берлектә “Син үз халкың, илең өчен нәрсә эшләдең?” дигән сорауга  туган көннәре бер көндә билгеләп үтелүче каһарман шагыйрь Муса Җәлил, көчле рухлы якташ шагыйребез Гакыйль Сәгыйров һәм Татарстанның  бөек җырчысы Илһам Шакировның тормышлары үрнәгендә җавап эзләгәннәр. Чара әлеге шәхесләрнең иҗатларын барлау, шигырь-җырларын башкару белән үрелеп барган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International