Бүген, 26 февральдә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган сафта җырлап йөрү район смотры бара.
– Әлеге конкурс – районда хәрби-патриотик айлык кысаларында уздырылган чараларның соңгысы, – дип сөйли район башкарма комитеты мәгариф бүлеге методисты Наталья Хәмидуллина. – Кичә Киекле, Бикүле, Төрнәс кустларында һәм шәһәрнең 9нчы мәктәбендә районның 28 мәктәбе арасында сайлап алу ярышлары узды. Бүген исә кичәге конкурста җиңү яулаган урта (6-8 сыйныфлар) һәм өлкән (9-11 сыйныфлар) звено командалары катнаша. Болар – Киекле, Мамык, Бикүле, Якушкино, Колбай-Мораса, шәһәрнең 3нче һәм 9нчы мәктәпләре командалары. Бүгенге сафта җырлап йөрү смотры нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган ике команда исә Казанга район данын якларга барачак.
Командалар жюри тарафыннан берничә критерий буенча сынала. Монда команда әгъзаларының хәрби әмерләр үтәве генә түгел, тышкы йөзләре, хәрәкәтләр бердәмлеге, девиз-җырлары да исәпкә алына.