ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2016 ел
шимбә

Хатын-кызлардан башка гаилә учагы да, тормыш дәвамы да булмас иде. Сезнең табигый матурлыгыгыз бөтен дөньяны туплап торырга сәләтле.


4
март, 2016 ел
җомга

Бу көннәрдә  “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы әгъзалары шәһәрнең эре сәүдә үзәкләре янында нурлатлы  хатын-кызларга  РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның 8нче март белән котлау открыткаларын тараттылар. Халыклар Дуслыгы йортында кичә үткән бәйрәм концертына килүчеләр дә яшь гвардиячеләр кулыннан  депутат исеменнән шундый бәйрәм открыткалары алып сөенделәр. Гомумән, депутааның бүләге һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Нурлатта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2015 елдагы җитештерү-икътисад эшчәнлегенә анализ ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмә үтте.

Җирле Нурлат телевидениесендә өч ай буенча дәвам иткән “ТВ-үзгәртү” медиа-проекты тәмамланды.


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген, 2 март көнне, Бикүле авылында яшәүче тыл ветераны Нурҗиһан Хәлиуллина өендә 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте.


1
март, 2016 ел
сишәмбе

- “Дуслык” газетасы, аның тарихы һәм “Нурлы як” әдәби берләшмәсе турында мәгълүмат кирәк иде, - дип килеп керделәр редакциябезгә 9нчы мәктәпнең 7нче Б сыйныфы укучылары.

Февраль азагыннан шәһәрнең 2нче мәктәбе базасында район һәм шәһәрдә яшәүче 12 пенсионер  компьютер серләренә өйрәнә.

5 мартта Биккол мәдәният йортында авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүче авылдашлар катнашында зур чара көтелә.

27 февраль көнне Чистай шәһәрендә үткән йөзү буенча  ачык Кама аръягы турнирында Нурлатның Г.Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе яшь йөзүчеләр дә катнашты.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат яшь гвардиячеләре бу  көннәрдә  хәрби-патриотик айлык кысаларында оештырылган “Ветеранга ярдәм ит!” акциясен дәвам иттерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International