Бүген, 26 февральдә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә Нурлат районының барлык мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм химия укытучылары катнашында химия фәне атналыгының йомгаклау чарасы узды. Республика буенча химия фәне атналыгы 15 февральдән 20 февральгә кадәр узган.
– Атналык дәвамында мәктәбебез химия тормышы белән кайнады, – дип сөйли 9нчы мәктәпнең химия укытучысы Екатерина Атаманова. – Укучылар дәрестән тыш чараларда катнашып, төрле ребуслар, башваткычлар чиште, лаборатор тәҗрибәләр үткәрде, күргәзмә әзерләү белән мәшгуль булды. 8нче сыйныф укучылар “химикларга багышлау” үтте, 9нчы сыйныфта исә ачык дәрес узды. Ә бүгенге чара район мәктәпләренең үзара тәҗрибә уртаклашу, фәнгә карата тагын да зуррак кызыксыну уяту максатыннан уздырылды.