Нурлатта Туган тел көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 20 феврале, шимбә

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә китапханәдә Халыкара туган тел көне уңаеннан кызыклы чара оештырдылар.Чарага 2нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары чакырылган иде, алар туган тел, аның әһәмияте турында сөйләштеләр, табышмалар, мәкаль-әйтемнәр бәйгеләрендә актив катнаштылар, дуслык гимнын тыңладылар. Укучылар биремнәрне бик җиңел үтәделәр һәм соңыннан партиянең  кызыксындыру бүләкләрен дә сөенеп кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International