ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 15 мартта “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район дәрәҗәсендә үткәрелгән сайлап алу этабы җиңүчеләре Чирмешәнгә зона турында чыгыш ясарга киттеләр.

17 март көнне шәһәр Мәдәният сараенда якташыбыз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы-педагог Разия Гайнуллина үзенең юбилеен якташлары белән бергә билгеләп үтәчәк.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

12 март көнне Нурлат чаңгычылары Самара өлкәсендә  “Шентала чаңгы юллары” XXVII өлкә чаңгы ярышларында катнашып кайттылар.

Бүген, 14 мартта “Яшь гвардия” һәм “Форпост” оешмалары әгъзалары “Безнең кадерле ветеран” акциясе кысаларында Нурлат картлар йортындагы тыл ветераннары янында булып киткәннәр, алар белән җанлы әңгәмә алып барганнар, сәламәтлекләре белән кызыксынганнар.


11
март, 2016 ел
җомга

Богдашкино мәктәбендә тренер Иван Белов кул астында шөгыльләнүче  яшь чаңгычылар 6 март көнне  Аксубай районының “Беловка чаңгы юллары” чаңгы ярышларында катнашып кайттылар.

үген, 11 мартта районыбызның күпчелек балалар бакчаларында Май чабу бәйрәме билгеләп үтелә. Балалар үсеше үзәгендә дә ул әкият геройлары, тәрбиячеләр һәм бакчага йөрүче һәр 4 төркем нәниләре катнашында бик күңелле узды.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә үзләрендә исәптә торучылар өчен  социаль адаптация буенча хезмәт күрсәтелде.

“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика яшьләр теливизион фестиваленең март башында районыбыз дәрәҗәсендә үткәрелгән сайлап алу этабының җиңүчеләре билгеле булды.

Дүшәмбе көнне Биккол авылы мәдәният йортында, традицияне дәвам итеп,  “Ел хатын-кызы” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Алар арасында авылның иң хөрмәтле, иң зирәк хатын-кызлары.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

Күптән түгел авыл мәдәният йортында үткән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган чара  авылдан читтә яшәүче бикколлыларның төрле яклы осталыгын ачып бирде һәм Биккол халкына чираттагы матур бәйрәм күчтәнәче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International