Балалар үсеше үзәгендә – Май чабу бәйрәме

2016 елның 11 марты, җомга

Бүген, 11 мартта районыбызның күпчелек балалар бакчаларында Май чабу бәйрәме билгеләп үтелә. Балалар үсеше үзәгендә дә ул әкият геройлары, тәрбиячеләр һәм бакчага йөрүче һәр 4 төркем нәниләре катнашында бик күңелле узды. Балалар бер-берсен уздырып төрле кызыклы конкурс-ярышларда катнаштылар, биеделәр, сикерделәр, кул чаптылар – гомумән, аларның шатлыкларына чик-чама булмады. Яз, Кояш, Убырлы карчык персонажлары бәйрәмне җанландырып торса да, иң кызыгы – коймак ашау һәм карачкы яндыру булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International