Якташларга - бүләк

2016 елның 15 марты, сишәмбе

17 март көнне шәһәр Мәдәният сараенда якташыбыз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы-педагог Разия Гайнуллина үзенең юбилеен якташлары белән бергә билгеләп үтәчәк. Бар гомерен музыка сәнгатенә багышлаган, дистәләгән җыр остасы тәрбияләп үстергән Разия ханымның иҗат кичәсе республиканың җыр-моң осталары катнашында зур бәйрәм булып үтәр дип көтелә. Керү – ирекле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International