Богдашкино чаңгычыларының бүләкләр янчыгы тулылана тора

2016 елның 11 марты, җомга

Богдашкино мәктәбендә тренер Иван Белов кул астында шөгыльләнүче  яшь чаңгычылар 6 март көнне  Аксубай районының “Беловка чаңгы юллары” чаңгы ярышларында катнашып кайттылар. Биредә “Әти, әни һәм мин” стартында Евгений, Елена Кашкаровлар кызлары Анисия белән катнашып, 1нче урынга чыктылар. Ярышларда шулай ук Анна Ефимова -  1нче,  Кристина Белова, Виталий Кашкаров, Алексей Михеев - 2нче, Анисия Кашкарова, Илья Алексашкин, өлкәннәр арасында Николай Казаков 3нче урыннарга чыктылар.
8 март көнне Чирмешән районының Сосновка авылында “Три сосны” призларына үткән чираттагы чаңгы ярышларында исә Анисия Кашкарова, Богдан Ефимов, Максим Панков, Кристина Белова һәм Анна Ефимова үз яшь категорияләрендә 1нче, Максим Сандимиров, Алексей Михеев – 2нче, Денис Панков, Илья Алексашкин 3нче урыннар яуладылар. Биредә Евгений Кашкаров өлкәннәр арасында 2нче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International