Бүген Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә үзләрендә исәптә торучылар өчен социаль адаптация буенча хезмәт күрсәтелде. Биредә Казанның “БИНК” социаль-эшлекле кулбы өстәмә белем бирү ассоциациясе психологы, психологик фәннәр кандидаты Алсу Вылегжанина эшсезләргә эш эзләү юллары, эш эзләү күнекмәләрен арттыру турында сөйләде, киңәшләр бирде. Соңыннан һәр катнашучы тестлаштыру үтеп, психологтан индивидуаль киңәшләр алды.
Үзәктә социаль адаптация буенча эш эзлекле рәвештә алып барыла. Белгечләр әйтүенчә, мондый чараларга алар пенсия алды яшендәгеләр, мөмкинлекләре чикләнгәннәрне һәм кыскартуга дучар булганнарны күбрәк җәлеп итәргә тырышалар. Чөнки социаль адаптациягә иң беренче чиратта халыкның әлеге катламнары мохтаҗ.