Нурлат районының сәләтле балалары “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона турында катнашалар

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Бүген, 15 мартта “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район дәрәҗәсендә үткәрелгән сайлап алу этабы җиңүчеләре Чирмешәнгә зона турында чыгыш ясарга киттеләр. Конкурс 15 һәм 16 мартта ике көн дәвам итәчәк.
Фестивальдә район данын “Хореография” номинациясендә “Эсперанса” эстрада бию ансамбле (җитәкчесе Ольга Ильина), “Дети солнца” бию коллективы (җитәкчесе Динара Хәсәнова), “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә Балалар иҗаты үзәгеннән “Веселые нотки” (җитәкчесе Розалия Смакова),  “Непоседы” (җитәкчесе Минзалия Нигъмәтуллина) ансамбльләре, Балалар сәнгать мәктәбеннән “Вдохновение” (җитәкчесе Роза Әхмәтҗанова) ансамбле, “Конферанс” номинациясендә Валентина Голубева шәкертләре – Диләрә Хәсәншина һәм Кирилл Захаров, “Вокал-соло” номинациясендә 7 бала яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International