12 март көнне Нурлат чаңгычылары Самара өлкәсендә “Шентала чаңгы юллары” XXVII өлкә чаңгы ярышларында катнашып кайттылар. Биредә укучылар арасында Илья Алексашкин, Евгений Панфилов, Зарина Митрофанова - 2нче, Кристина Белова– 3нче урыннарга лаек булдылар. Өлкәннәр дә сынатмый. Спорт ветераннары Виктор Белов белән Петр Казаков ярышлардан җиңүче булып, ә Валерий Трофимов 3нче урын белән кайтты.