Сәләтле балалар – сәхнә түрендә

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика яшьләр теливизион фестиваленең март башында районыбыз дәрәҗәсендә үткәрелгән сайлап алу этабының җиңүчеләре билгеле булды.
“Хореография” номинациясендә “Эсперанса” эстрада бию ансамбле (җитәкчесе Ольга Ильина), “Дети солнца” бию коллективы (җитәкчесе Динара Хәсәнова), “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә Балалар иҗаты үзәгеннән “Веселые нотки” (җитәкчесе Розалия Смакова),  “Непоседы” (җитәкчесе Минзалия Нигъмәтуллина) ансамбльләре, Балалар сәнгать мәктәбеннән “Вдохновение” (җитәкчесе Роза Әхмәтҗанова) ансамбле, “Конферанс” номинациясендә Валентина Голубева шәкертләре – Диләрә Хәсәншина һәм Кирилл Захаров, “Вокал-соло” номинациясендә 7 бала иң яхшылар дип табылды. Алар “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 15-16 мартта Чирмешәндә үтәчәк зона турында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International