Нурлатта эшче визит белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булып китте

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген Нурлатта эшче визит белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булып китте. Район башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов озатуында ул мәгариф учреждениеләрендә булды. Башта алар “Буратино” балалар бакчасында булып, тәрбия процессы белән таныштылар. Соңрак агроар техникуимда булдылар, тиздән аның базасында ресрус үзәге ачылаачк. 
Шул ук көнне Тр мәагриф һәм фән минситры Энгель Фәттахов, шулай ук Тр урман худаолыгы минситры–Нурлат районы кураторы Алмас Назиров Нурлат мңниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча утырышында катнаштылар. Төп күрәсткечләр район башлыгы Равил Кузюровның докладында якитыртылды. Ул һәр юнәлешкә җентекләп тукталды. 
Финанс-бюджет системасы 
Хисап елында консолдидацияләнгән бюджет керемнәре 1 млрд. 134 млн. сум, үсеш темпы 103 процент  тәшкил итте. Үз керемнәребез 10,5 процентка артып, 593, 5 млн. сумга кадәр җитте, – дип чыгышын финанс-бюджет системасын яктыртудан башлады Равил Кузюров. 
Тулаем территрориаль продукт 
Узган елда тулаем территориаль продукт күләме 42,6 млрд. сум, үсеш темпы 102,2 процент тәшкил итте. Тулаем территориаль продуктның формалашуына зур өлешне район нефтьчеләре керткән, бу – 64 процент. 
Территориаль продукт стсртуктурасында кече эшмәкәрлекнең өлеше ел нәтиҗәләре буенча 12,5 процент тәшкил итте, акчага күчергәндә бу 5 млрд. сумнан артыграк. 2010нчы елдан башлап әлеге күрсәткечнең ел саен үсеш динамикасы уңай булуы сөендерә. Киләчәктә районда кече эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү буенча эш дәвам иттереләчәк. 
Сәнәгать  
–    Районда 10 нефть компаниясе эшчәнлек алып бара,шуларның 9сы – нефть чыгаручы. Хисап елында нефтьчеләр 2 млн. 684 мең тонна нефть чыгарганнар, бу узган елга караганда 105,5 процент. Нефтькә бәяләрнең төшүе аркасында икътисадый хәлнең катлаулалнуына да карамастан, нефтьчекләр нефть чыгару темпларын арттырганнар, эш урыннарын саклап калаганнар һәм район тормышында актив катнашалар. 
Эшкәртү сәнәагте 
–    Район икътисады үсешенә эшкәртү сәнәгате прелдприятиеләре билгеле бер өлеш кертә. Ел дәвамында 33,3 ме ңтонна шикәр комы, 1,6 мең тонна икмәк-күмәч әйберләре, 1,5 мең тонна сөт продукциясе, 61,6 мең куб.метр эшкә яраклы үзангач, 1,84 мең куб. Матр ярган материаллар һәм башкалар җитештерелгән. 
Инвестицияләр 
Узган ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 11,7 млрд. сум тәшкил итте, үсеш 105 процент тәшкил итте. Биредә нефтьчеләр лидер булып тора (2016 елда инвестицияләр – барлыгы 11746 млн. сум, 2015 елда – 11183 млн. сум; инвестициләрнең 56,2 проценты нефть чыгару тармагына җәлеп ителгән). 
Авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек 
–    Агросәнәгать комплексы төп 8 авыл хуҗалыгы формированиесе белән тәкъдим иттелә.Район аграр секторында  җитештерү күләме  3,3 млрд. сум тәшкил итеп, үсеш 32,7 процент тәшкил итте. Район терлекчеләре 33 мең тонна сөт җитештерде. 1 сыерга уртача тәүлеклек савым 4544 кг, булды, бу 2015 ел белән чагыштырганда 161 кг.га артыграк. 
Йортлар, юллар төзелеше, капиталь ремонт 
2016 елда барлыгы 578,5 млн. сумга 144 чара тормышка ашырылган, шуларның 88е (55 млн. сумлык) 25 федераль һәм республика программасы кысаларында башкарылган. 21039 кв. метр торак төзелгән. Рус Богдашкиносында 12 млн. 313 мең сумга 200 урынлык  күпфункцияле үзәк төзелде. Төрнәстә һәм Зирекледә 5,2 млн. сумга модульле ФАплар төзелде. Районда 4 универсаль спорт мәйданчыгы эксплуатациягә кертелде. Агымдагы елда “Татнефть” ПАОСы районга 28 млн. сумнан артыклык, “Татнефптепром-Зүзәйнефть” 3 млн. сумга якынлык суммга ярдәм күрсәтте. Средстволар йортлар, кайбер авылларда балалар бакчалары түбәләрен ремонтлаугатотылды. 
Юл төзелешендә 300 млн. сумнан артыклык суммага эшләр башкарылды. Күпфатирлы йортлар ремонты программасы буенча 48,8 млн. сумга 15 торак йорт ремонтланды. Иске Чаллыда, 7 авылда ФАПка һәм Нурлат үзәк хастаханәсенең акушерлык корпусына, ике авыл җирлеге Советы бинасына 2,3 млн. сумлык  капиталь ремонт ясалды. Шулай ук районның ветероинария службасы идҗарәсе, ике гомумубелем бирү мәктәбе, кайбер белем бирү учреждениеләре котеләнялары капиталь ремонатланды. 
Чиста су, урамнарны яктырту 
2016 елда шәһәрнең кайбер урамнарында суүткәргеч һәм канализация челтәпрләре ясалынды, 2 км.га якын озынлыкта искергән суүткәрү челтәре алмаштырылды, 148 суүткәрү һәм каналлизация коесына ремонт ясалды. “Урам утларын торгызу” программасы буенча 14 торак пунктта 5 млн. сумга  эөшләр үткәрелде һәм энергия саклаулы яктырткычлар урнаштырылды. 
Сәламәтлек саклау һхәм демография 
Район халкының сәлаәмтлеге торышын район үзәк хастаханәсен, 5 табиблык амбулаториясен, 1 участок хастаханәсен һәм 51 ФАПны берләштерүче дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәре кайгрта. “Нурсан” санаторий-профилакторие эшли, тагын 13 кече эшмәкәрлек субъекты медицина хезмәтләре күрсәтә. 
×××
Район башлыгы равил Кузюров шулай ук Стратегия–2030, милләтара мөнәсәбәтләр, халыкны социаль яклау, мәдәния, экология һәм башкак юнәлешләргә дә уткталды. Ел дәвамында һәр юнәлеш буенча алып барылган эшчәнлеккә объектива бәя бирелде. Бурычларга тукталып, агымдагы елга планнарның инде формалаштырылган булуын әйтте. 
–    Алар бүгенге көн шарталрына һәм алда торган бурычларга җавап бирә. Аларны уңышлы тормышка  ашыру өчен безгә вәзгыятьнең үзгәрешләренә оператив җавап бирә белү, үзвакытында төзәтмләр кртә белү сәлсәтебез кирәк булачак. Район башлыгы республика җитәкчелегенә билгеле нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәмнәре өчен, шулай ук нефть комплексы, авыл хуҗалыг предприятиеләре җиткчеләре, рпайон хезмәтчәннәренә, авыл җирлекләре башлыкларына, һәр өлкә хезмәткәрләренә, дин эшлеклеләренә һәм барлык нурлатылларга үз эшләренә җаваплы караулары, сабырлыклары, иницитива күрсәтүләре һәм һәр нәсрәгә уңай караулары өчен рәхмәт белдерде. 
××× 
Район Советның йомгаклау утырышы бүләкләүләр белән төгәлләнде. “МАКрйл”ның генераль директоры Дамир Инкинеевка “Татарстан Республикасының мактаулы нефтьчесе”, “Континет” Төзелеш компаниясе” ОООсы директоры урынбасары Нәфис Гайфетдиновка “Татарстан Республиксының атказанган төзүчесе” дигән макталуы исемнәр бирелде. “ТНП-Зүзәйнефть” генераль директоры Шамил Яһудинга  Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының Рәхмәт хаты һәм  Хәйриячеләр китабының 7нче томы тапшырлды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Линар Маняпова бүләкләнде. Бер төркем нурлатлыларга Нурлат муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары тапшырылды. 

Туры сөйләм 
Энгель Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән имнситры: 
– Республикада халыкның тормыш шартларын яхшыртубуенча барлык программалар да үтәлә. 2017 елда да барлык социаль программалар да сакланып калачак. Нурлат районы барлык юнәлешләр буенча да динамик үсештә. Алда торган бурычларны да үтәрсез дип ышанып калам. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International