Онлайн-кассаларга күчәбез

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

2017 елның 31 мартыннан алкоголь, шул исәптән сыра белән сәүдә итүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр сатып алучылар белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасыннан файдалана башлаячаклар. 
– Сатуның формасы нинди булуга карамастан – отельдәме ул, ресторандамы, кибеттә яки кафедамы, шәһәрдә яки авылдамы – бар җирдә дә контроль-касса техникасы куллану мәҗбүри булачак, – ди ТР Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Алия Гәрәева. Бу тәртип 2016 елның 3 июлендәге “Этил спиртын, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм аларныц әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчү)  чикләү турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы” №261-ФЗ Федераль Закон белән кертелә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International