Бер бәйгедән – 10 урын

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Үткән атна азагында Самара өлкәсенең Кошки район үзәгендә урнашкан “Җиңү” боз сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышлап тимераякта фигуралы шуу буенча үткәрелгән ачык ярышлардан “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Василий Борисенко һәм Ксения Пайрамова кул астында шөгыльләнүче 15 яшь фигуралы шуучыдан торган команда катнашып, шуларның 10сы  призлы урын белән кайткан. Яна Кузьмина, Алсу Маняпова,   Алинә Сөләйманова,  Камилла Фәйзуллина,  Александра Николаева үз төркемнәрендә беренче,  Амалия Сәйфетдинова, Чулпан Мусина 2нче,  Снежана Әбүбәкерова, Арина Исаева, Диана Хәмәтшина  3нче урыннарны яулаганнар. Шунысын да әйтергә кирәк: ярышларда Россиянең 10лап – Самара, Тольятти, Казан, Зәй, Туймазы, Мамадыш һәм башка   шәһәрләреннән җыелган 92 фигуралы шуучы катнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International