Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары “Яшь гвардия”, “Форпост” яшьләр оешмалары белән берлектә Нурлатның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап чара үткәрделәр. Оештыручылар балаларга Ватанны саклаучылар көне, аның тарихы, патриотлык турында сөйләделәр, ә азактан укучылар арасында спорт чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар партиялеләрдән татлы бүләкләр дә алды.