18 февраль көнне Нурлат автомобиль юлары идарәсе вәкилләре Радик Ибраһимов белән Николай Жирнов “Татнефтедор” ОООсының җыелма командасы составында “Татнефть” ПАОсының XXX спартакиадасы кысаларында үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Ярышларда Радик Ибраһимов – беренче, Николай Жирнов икенче урыннарны яулаган. Команда зачетында “Татнефтедор” дүртенче урынга чыккан.
– Быел ярышлар Җәлилдә үтте. Биредә трасса да, шартлар да яхшы, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Радик Ибраһимов. – Спартакиада кысаларындагы ярышларда катнашу безнең өчен зур җаваплылык һәм без коллективыбызның ышанычын аклый алуыбызга сөенәбез. Гомумән, һәр ярышка чыкканда без НУАД җитәкчелеге, шәхсән аның җитәкчесе Рәфис Сафиуллинның зур ярдәмен тоябыз.
Бу көннәрдә исә Радик Ибраһимов янә дәрәҗәле ярышларда – Киров өлкәсенең “Перекоп” чаңгы-биатлон комплексында һәвәскәр спортчылар арасында үтүче Россия беренчелегендә катнаша.