Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Ватанны саклаучылар көне кысаларында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үтә. Иртәнге 8дән җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә нотариус Ирина Щекач, 10нан өлкән суд приставы Александр Катков кабул итү үткәрде, соңрак аларны адвокат Екатерина Малярова алмаштырды. Адвокатка мөрәҗәгать итүчеләр арасында Венгрия вакыйгаларында катнашкан нурлатлы да бар иде. Аны бу категория гражданнарга бирелә торган ташламалар кызыксындыра. Адвокат мөрәҗәгать итүчегә “Ветераннар турындагы” закон буенча җентекле консультация бирде. Екатерина Маляровага мөрәҗәгать иткән тагы бер нурлатлыны банкта поручительлек килешүе мәсьәләләре борчый, ул да үз соравы буенча җентекле җавап алды. Кабул итүгә килүчеләрнең һәркайсы бердәмроссларның юридик ярдәм күрсәтү оештырулары өчен рәхмәт белдерергә ашыктылар
Кабул итү 16.00гә кадәр дәвам итә. Нурлатлыларның прокуратура хезмәткәренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.