Түбән Нурлатта Әфган сугышында һәлак булган Миншакир Бакиров истәлегенә волейбол турниры үтте

2017 елның 18 феврале, шимбә

Түбән Нурлатта Әфган сугышында һәлак булган Миншакир Бакиров истәлегенә  волейбол турниры быел да сугышчы-интернационалистлар,  хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм  микрорайонда яшәүчеләрнең актив катнашында үтте. 
Районда инде  матур традицияләрнең берсенә әверелеп бара торган волейбол турниры Түбән Нурлатта туып-үсеп, шуннан армия сафларына алынган Миншакир Бакировның каберенә чәчәкләр салу белән башланып китте. Вафатына инде 30 елдан артыграк вакыт үтсә дә, армиядән кайтырга  1 ай вакыт калгач үлем хәбәре килгән якташларын микрорайон халкы бүген дә яхшы хәтерли. Әти-әнисе инде вафат,  әмма сугышчы-интернационалистның  туганнары шактый авылда. Ике туганы Равил ага Бакиров быел да чарадан читтә калмаган. 
–    Миншакир миннән 3 яшькә генә кечерәк иде. Бер урамда уйнап үстек, якын дуслар идек. Бик тәвәккәл, шук егет, техниканы ярата иде. Гомере шулай кыска булыр дип кем уйлаган. Туганбызны шулай хөрмәтләүләре өчен бик рәхмәтле без, – ди ул. 
 Түбән Нурлатта туып үсеп, бүгенге көндә “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбен җитәкләүче Әмир Әюпов инициативасы белән моннан 5 ел элек оештырыла башлаган турнир исә ел да башка авылдашларында да хуплау таба. Менә быел да турнирны үткәрүгә авыл егетләре һәм иганәчеләр Фирдүс Тямаев, Фәнис Рәхмәтуллин,  Илгиз Хәбибуллин, Мансур Гайфуллин белән бергә  “Нурлатнефть” НГДУсы профкомы, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәм иткән. Түбән Нурлат микрорайоны ТОСы җитәкчесе Минхәниф Әюпов та традицияне дәвам итүгә үзләреннән өлеш кертә алуына сөенә.  
Волейбол турнирында катнашырга исә бу юлы  “Ледок” спорт мәктәбе, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Түбән Нурлаттан ике команда теләк белдерде. Уеннар быел да ветераннарының иптәшләрчә очрашуы белән башланып китте. Алар арасында шактый олы яшьтәгеләр,  70 яшен тутырып килүче имам-хатыйб Минһаҗетдин Сәйфетдинов та бар иде хәтта. Ветераннарның уены исә тулаем турнирның барышына матур башлангыч бирде.  Нәтиҗәдә, күчмә Кубокка быел  “Ледок” командасы лаек булды, хәрби хәрәкәтләр ветераннары – икенче, Түбән Нурлат командасы өченче булды. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алды. 
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән волейбол турниры тәмам. Ә түбән нурлатлылар инде бүгеннән Миншакир Бакиров истәлегенә тагы бер матур чара  – традицион көрәш турнирына әзерлек турында планнар коралар. Ул  быел Җиңү көненә багышлап үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International