Дүшәмбе көнне район авыл хуҗалыгы формированиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген баланс комиссиясендә карадылар. Район башлыгы Равил Кузюров районның 7 эре авыл хуҗалыгы формированиесе җитәкчесе, зооветбелгечләре, агрономнары һәм икътисадчылары катнашында үткәргән комиссия утырышында хуҗалыкларның төп финанс һәм җитештерү күрсәткечләре каралды. Һәр хуҗалыкның еллык акчалата кереме, терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча күрсәткечләре, үсеш динамикасы, техника белән тәэмин ителеше, уртача хезмәт хакы буенча анализны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин ясады. Һәр хуҗалыкның күрсәткечләре район буенча һәм республикадагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырып каралды, шунда ук билгеле бер нәтиҗәләр ясалды, аерым юнәлешләр буенча конкрет бурычлар куелды. Баланс комиссиясе хуҗалыкларның зурраграк игътибар юнәлтеләсе участокларны ачыклау, алда торган чәчү эшләре алдыннан җитешсезлекләрне бетерүне максат итә. Чөнки быел бурычлар җитди, республика буенча игенчелектә җитештерүчәнлекне 10 процентка арттыру максат ителә. Моның өчен исә төрле ресурсларны карарга кирәк булачак.