Туберкулез – куркыныч авыру

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Туберкулез – кешеләр һәм хайваннварның барлык төрләренә хас булган йогышлы, хроник авыру. 
Инфекция туберкулез белән авыручы хайваннардан тарала, авыруның чыганагы аларның организмыннан сөт, борын, авызларыннан сыеклык белән бүленеп чыга. Туберкулез авыру хайваннар пычраткан азык, су, көтүлекләр, тирес һәм башкалар аша да таралырга  мөмкин. Яшь терлекләргә  авыру  чирле хайваннарның сөтләре аша күчә, бозаулар авыруны туганчы ук та йоктырырга мөмкиннәр. 
Авыру таралу юлы алиментар, әмма аэрозоль юлы да юк түгел, авыру һәм сәламәт терлекләрне ябык, җилләтелми торган ябык биналарда бергә асраганда, тукланулары начар булганда бигрәк тә. 
Туберкулез гадәттә хроник рәвештә, күзгә күренми торган билгеләр белән уза. Терлекләрнең туберкулинга уңай реакциясе авыруны йоктырганнан соң 14-40нчы көннәрдә барлыкка килә. 
Табигатьтә туберкулез микобактерияләреннән тыш, шартлы-патоген, атипик сапрофитлы микробактерияләр дә яши. Аларны йоктырган терлекләр имезүчеләр өчен туберкулинга уңай реакция бирергә мөмкин, бу туберкулезга аллергик диагностика ясаганда кыенлыклар китереп чыгара.  Туберкулез диагнозы бары эпизоотик, клиник, паталогоанатомик һәм лаборатор алымнарны үз эченә алган комплекслы метод, шулай ук тире астына ясала торган туберкулинга тикшерү юлы белән генә куела ала. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International