Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре киңәшмәдә каралды

2017 елның 3 марты, җомга

Бүген район башлыгы Равил Кузюров район һәм шәһәр башкарма комитетлары, идарәче оешмалар, ресурслар белән тәэмин итүче һәм сервис оешмалары җитәкчеләре катнашында  үткәргән эшче киңәшмәдә бүгенге көндә актуаль булган төп мәсьәләләр каралды. Нурлат шәһәрендә идарәче оешмаларның 2016 елдагы эш нәтиҗәләре турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин хисап тотты. Бүгенге көндә шәһәрдә 356 күпфатирлы торак йортка 10 идарәче оешма хезмәт күрсәтә. Аларның еллык эшчәнлеге тулаем алганда уңай бәяләнә. Нәгыйм Салихович үз чыгышында хезмәт күрсәтүнең сыйфатына, йортларда гомуми йорт исәпләгечләре, төтен-вентилация каналларының торышы, күзәтү камералары урнаштыру, шәһәр халкыннан кергән мөрәҗәгатьләр һәм башка юнәлешләр буенча анализ ясады. “Бердәм исәп-хисап үзәге” директоры Чулпан Сөләйманованың чыгышы халыктан  торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең җыелуы, электрон түләүләргә күчү хакында иде. Ул шулай ук 2017 ел башыннан гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләрдәге үзгәрешләр кертелү мәсьәләләренә аерым тукталды. Бу уңайдан кайбер идарәче оешмаларда аңлашылмаучанлыклар кала әле, шуңа да район башлыгы мәсьәләне килешеп хәл итәргә чакырды. Сөйләшү барышында шулай ук ТКХ Дәүләт мәгълүмати системасында идарәче компанияләрнең мәгълүматларының ачыклылыгы мәсьәләсе каралды. Киңәшмә азагында барлык юнәлешләр буенча да бурычлар билгеләнде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International