Язны каршылап

2017 елның 4 марты, шимбә

Нурлат хендмейдерлары – кул эшләре осталарын хәзер шулай атау модада –язны традиция буенча үз эшләре ярминкәсе белән каршы алдылар. 
Узган атна азагында алар үз иҗатларын кызыксынган һәр кешегә тәкъдим итте. Күргәзмәдә бары тик кулдан ясалган уникаль бүләкләр һәм дизайнерлык әйберләре куелган иде. Болар – һәр хатын-кызның гардеробын бизәрлек атлас ленталардан эшләнгән чәч бизәкләре дә, кабатланмас имидж һәм яхшы кәеф тудыру өчен көндәлек галстук-күбәләкләр дә, кәгазь чыбыклардан ясалган әйберләр, фом-фларистика, конфетлы композицияләр, магнитлар һәм кулдан ясалган сабын да, имбир прәннекләр, фоамираннан авторлык курчаклары да һ.б. Әлеге эшләнмәләр Әлфирә Карымова, Татьяна Мусина, Елена Ванчурина, Лариса Николаева, Ләйсән Шаяхмәтова, Елена Гайнанова, Лилия Елисеева, Елена Рассадина кебек исемнәре нурлатлылар өчен яхшы таныш булган кул эшләре осталарының иҗат җимешләре. Ханымнар мастер-класс вакытында төрле материаллар белән эшләү серләрен дә уртаклашты.
– Мондый күнекмәнең тормышта һәрчак кирәге чыгуы бар. Туган көннәрдә һәм бәйрәмнәрдә якыннарыгызны шатландыру өчен бик яхшы мөмкинлек ул, – дип үз фикерләре белән уртаклашты алар. 
Оештыручылар сүзләренә караганда, бүген бөтен дөньяда кул эшләре белән кызыксыну арткан. Чөнки аларның үз өстенлекләре бар – һәр эш кабатланмас, еш кына бер экземплярда ясала. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International