Уңыш көчлеләрне ярата

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

“Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары Лениногорск шәһәрендә батутта һәм акробатик юлда сикерүләр буенча үткән ачык беренчелектә янә мактау пьедесталының барлык баскычларына күтәрелделәр.
Спорт акробатикасы секциясе тренеры Илдус Садретдинов билгеләп үткәнчә, уңыш көчлеләрне ярата. Алар арасында: Александр Леонтьев (I урын), Егор Сенькин (II урын) һәм Әмир Фәхретдинов (III урын). Турнир таблицасында 4 һәм 5нче урыннарны алган Диләрә Әбҗәбпарова белән Сабрина Бикташева да III яшүсмерләр разрядын раслаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International